news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия кулланучылар күзәтчелеге балаларны карамель һәм арахистан тыярга киңәш итә

Ведомство татлы яңа ел күчтәнәчләре сайлау буенча белешмә чыгарды.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор сыйфатлы яңа ел бүләкләре сайлау буенча тәкъдимнәр кертелгән белешмә чыгарды. Анда карамель, абрикос төше һәм арахистан тыелырга киңәш ителә, чөнки алар аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Гомумән алганда, ведомство вәкилләре азык өстәмәләре, консервантлар булган кондитер эшләнмәләренә өстенлек бирмәскә киңәш итә.

Иң яхшысы - шоколад конфетларны сайлау, ди белгечләр. Аларда аз булса да калий, кальций, магний, фосфор, организмга кирәкле биофлавоноидлар, антиоксидантлар һәм А, С, Е. А витаминнары бар.

Зефирда терлек, хәттә үсемлек мае да юк. Зефир составындагы аксым ми эшчәнлеген яхшырта һәм иммунитетны ныгыта, гомумән алганда, бу татлы ризык калган кондитер эшләнмәләре арасында иң зарарсызы.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең бөтенроссия кайнар линиясенә татлы бүләкләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгында шикләнгән очракта, шулай ук балалар киемнәре, аяк киемнәре һәм уенчыклары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100