Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча Территориаль идарәсе вакытында гриппка каршы прививка ясарга өнди
Россия кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча Территориаль идарәсе вакытында гриппка каршы прививка ясарга өнди
(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). Бүген Казанда сулыш алу органнарының кискен вирус инфекциясе белән авырулар дәрәҗәсе бусага күрсәткечләреннән артмый, грипп белән авыру очраклары ачыкланмаган. Әмма вакцинация турында эпидемия башланганчы ук кайгыртырга кирәк, чөнки иммунитет прививка ясагач якынча 2 атна дәвамында ныгый һәм ел буена саклана, дип хәбәр итә Россия кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча Территориаль идарәсе.
Прививканы теләсә кайсы поликлиникада ясатырга мөмкин, шулай ук “Спасение” ЯАҖдә. Прививканың бәясе кулланыла торган вакцинага карап 155-345 сум тәшкил итә. Прививкаларны бушлай чикләнгән сандагы шәһәрлеләргә генә ясалачак – еш авырта торган балаларга, 60 яшьтән өлкәннәргә, хроник тән (соматик) авыруларыннан интегүчеләргә. Эшчеләргә вакцинация ясатуда предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре җаваплы.
Галимнәр 2005-2006 елларның эпидемия сезонында А һәм В вируслары булыр, дип фаразлый. Үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән вакциналарга бу состав кертелгән.
Вакцинация грипп таралудан саклануның иң нәтиҗәле ысулы булып санала. Теләсә кайсы исәпләүләр буенча, вакцинацияләү буенча хезмәтләр дәвалау бәясеннән арзангарак төшә. Дөньякүләм тәҗрибә прививка ясалган кешеләрнең авыру очраклары 10га кимрәк икәнлеген дәлилли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз