Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе Казанда гражданнарны кабул итә
Теләүчеләр 17 нче сентябрьдә иртәнге сәгать 10 нан көндезге 12 гә кадәр кабул ителәчәк
(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). 17 нче сентябрь көнне РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – ТР буенча баш дәүләт санитар табиб Марина Патяшина гражданнарны кабул итәчәк, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.
Барлык кызыксындырган сораулар белән бу көнне Казанның Кремль урамы, 12/20 йорт адресы буенча урнашкан РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гражданнар иртәнге сәгать 10 нан көндезге 12 гә кадәр кабул ителәчәк. Чарага (843) 221-80-36 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз