news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Эбола бизгәге таралу сәбәпле, чит илгә сәфәрләрне чикләргә тәкъдим итә

Чит илгә чыккан һәм кискен тын юллары авырулары нәтиҗәсендә температуралары югары булган россиялеләр карантинга эләгергә мөмкин

  (Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова, Эбола бизгәге таралу сәбәпле, чит илгә сәфәрләрне чикләргә тәкъдим итә.

Бу хакта ул журналистларга РФ Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән Туризм буенча федераль агентлыкның уртак киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда Эбола йоктыруның 13 042 очрагы теркәлгән, вәзгыять гадәттән тыш буларак игълан ителгән, дип искәртте җитәкче. “Җир шарында һәр ил, халыкара медицина-санитария кагыйдәләр кысаларында, үз иленең халкын саклау өчен адекват дип саналган чикләү чаралары кертә ала, - дип билгеләп үтте спикер. – Моның белән бәйле рәвештә, РФ гражданы чит илгә чыкканда теләсә нинди йогышлы авыру йоктырган булса, ул авыру йоктырган кеше белән элемтәдә булган дип танылырга һәм карантинга эләгергә мөмкин. Бу очракта кеше ял итүдән мәхрүм калып, 21 көнне тиешле шартларда үткәрергә мәҗбүр була”.

А.Попова сөйләнгәнчә, туристларга Эбола бизгәгеннән тыш, Чикугунья һәм Денге авырулары турында да мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү мәсьәләсе буенча фикер алышканнар.  “Без беркемне дә куркытмыйбыз, ниндидер чикләүләр дә кертелми. Бу очракта безнең бурыч – туроператорларга, турагентларга һәм чит илгә җыенучы туристларга мәгълүмат бирү”, - дип ассызыклады Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Олег Сафонов.

“Санитария-карантин контроле югары дәрәҗәдә, ноябрьнең 5 көнендә 600 меңнән артык пассажир тикшерелгән, бу сан көн саен арта”, - диде РФ Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе. Бүгенгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә аеруча куркыныч инфекция йоктыручылар юк. “Шуңа күрә безнең ил буенча сәяхәт итү бөтенләй куркыныч түгел, сәяхәткә чакырабыз”, - диде О.Сафонов.

Шул ук вакытта РФ Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт җитәкчесе, чит илгә чыккан һәм кискен тын юллары авырулары нәтиҗәсендә температуралары югары булган россиялеләр карантинга эләгергә мөмкин, дип кисәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100