Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Россия Кубогында җиңгән «Стрела» регбичыларын хөрмәтләде

Бүген Казан Кремле резиденциясендә Казанның «Стрела» регби командасын хөрмәтләделәр.
Очрашу барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов коллективны Россия Кубогында җиңүләре белән котлады.
«Хөрмәтле уенчылар, тренерлар, «Стрела» регби клубы җитәкчелеге. Сезне Казан Кремлендә сәламләвемә һәм 2022-23 сезонда регби буенча Россия Кубогында уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлавыма шатмын. Кубок уенында сез югары спорт осталыгы һәм команда рухы күрсәттегез.
Без сезнең чыгышларны игътибар белән күзәттек һәм уңышларыгызга чын күңелдән шатландык. Җиңүегез белән горурланабыз. Сезгә бик зур рәхмәт. Сез булдырдыгыз!» — дип Миңнеханов сүзләрен китерә «ТИ-Спорт» корреспонденты.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе спортчыларга, тренерлар штабына һәм клуб җитәкчелегенә истәлекле бүләкләр тапшырды. Үз чиратында, «Стрела» Миңнехановка команда автографлары белән регби тубы һәм Россия Кубогының алтын медален бүләк итте.
Рәис сүзләренчә, туп һәм медаль республиканың спорт музеенда урын алачак.
Очрашу ахырында Татарстан лидеры һәм тулы составтагы «Стрела» истәлекле фотога төште.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Казан регбичылары Мәскәүдә Россия Кубогы финалында «Красный Яр»ны 23:12 исәбе белән җиңеп, үз тарихында беренче тапкыр трофей ияләре булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз