news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия кубогында "Енисей" командасы узган елгыдан уңышлырак чыгыш ясауны максат итеп куя

Бүген Красноярск командасы "Уралочка-НТМК" командасына каршы уен белән Россия кубогының "Дүртлек финалы"на старт бирә.

Россия кубогында "Енисей" командасы узган елгыдан уңышлырак чыгыш ясауны максат итеп куя
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Казанда хатын-кыз командалар арасында волейбол буенча Россия кубогының “Дүртлек финалы” старт ала. Финалга чыгу өчен беренчеләрдән булып – “Енисей” (Красноярск) белән “Уралочка-НТМК” (Свердловск өлкәсе) көч сынашачак. Матч 15.30 сәгатьтә башлана.

“Узган ел Казанда безнең чыгыш бик уңышлы булмады – ярымфиналда Мәскәүнең “Динамо” командасына оттырдык, ә бронза өчен көрәштә “Протон”га бәхет елмайды. Быелгы турнирда яхшырак уйнарга өметләнәбез”, – диде “Енисей” командасы баш тренеры Сергей Голотов.

Красноярск клубының бүгенег көндәше – “Уралочка-НТМК” Казанга төп составы белән килмәгән. Ләкин бу уенга тәэсир итмәячәк, ди остаз.

“Бу безгә һич кенә дә тәэсир итми. Без һәр көндәшкә хөрмәт белән карыйбыз”, – диде Голотов.

Исегезгә төшерәбез, Кубок өчен дүрт команда – “Динамо-Казан”, “Енисей” (Красноярск), “ Уралочка-НТМК” (Свердловск өлкәсе) һәм “Протон” (Саратов өлкәсе) командалары көч сынаша.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100