news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия кубогына ярышларда Чүпрәле кызы җиңде

Мәскәү шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зыян күрүчеләр арасында академик ишкәк ишү буенча Россия кубогына ярышлар узды.

(Чүпрәле, 4 октябрь, "Татар-информ", "Туган як, Гөлия Фәизова). Мәскәү шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зыян күрүчеләр арасында академик ишкәк ишү буенча Россия кубогына ярышлар узды. Әлеге ярышларда Татарстан командасы составында Чүпрәле районыннан Раилә Сатдинова да катнашты һәм 1 урынга лаек булды, Диплом, Кубок, бүләкләргә ия булды, дип яза район газетасы.

Шлангада туып, үскән, шуның өстенә физик мөмкинлекләре дә чикләнгән гап-гади авыл кызы, шулай ук, райондашларыбыз өчен бу зур җиңү, әлбәттә. Язмыш тарафыннан кырыс сынауларга дучар булуына карамастан, Раилә бервакытта да күңел күтәренкелеген югалтмый. Нык характерлы кыз актив иҗтимагый тормыш рәвеше алып бара: шигырьләр яза, җырлый, күп чараларда катнаша. Ачык күңелле, аралашучан булуы аңа дуслар табарга ярдәм итә.

Әлеге ярышларда да катнашуы тикмәгә түгел. Казанда реабилитация курслары узганда очраклы гына иптәш кызының тренеры белән таныша ул. Тренер Мәсхүт Гайнетдинов аңа үзен көймәдә ишкәк ишү спорт төрендә сынап карарга чакыра.

Шулай итеп, агымдагы ел башында тормышындагы үзгәрешләр Раиләне әлеге җиңүләргә алып килә. Иң гаҗәбе, ярышлар узасы дата аның туган көненә туры килә.

-Барысы да төштә сыман узды. Үземнең уңышларма үзем сөенеп бетә алмыйм. Беренче чиратта, минем мөмкинләремә ышанган тренерым Мәсхүт Мәхмүтовичка, җылы сүзләре белән канатландырып торучы әти-әниемә зур рәхмәтлемен. Янәшәмдә аларның булуын тою, миңа ярышларда көч-дәрт бирде. Әлбәттә, киләчәктә дә шөгыльләнүемне дәвам итәчәкмен, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты яшь спортчыбыз.

Раиләне уңышлары белән котлыйбыз һәм җиңүләренең киләчәктә тагын да күп булуын телибез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100