news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия кубогына хуҗа булу өчен тырышачакбыз – Хавьер Грасия

"Урал"га каршы матч ярымфинал уены гына гына булса да, без аны финал буларак кабул итәбез, ди баш тренер.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Иртәгә, 6 апрельдә, Казанның "Рубин" футболчылары Россия кубогы ярышларының ярымфиналында Екатеринбургта "Урал" командасы белән очраша. Әлеге җаваплы уен алдыннан команда журналистлар өчен ачык күнегүләр уздырды, ә баш тренер Хавьер Грасия матбугат конференциясендә каләм әһелләре белән аралашты.

"Уен алдыннан әзерлек мәсьәләсендә бар булган серне дә ачып салырга җыенмыйбыз. Башка матчларга әзерләнгән кебек үк эшләр алып барыла. Һәр матчка әзерлек алдыннан без бар булган вариантларны да кулланып карарга, ул көнгә иң яхшы составны чыгарырга тырышабыз. Бу уен да искәрмә була алмый. Аның мөһимлеген аңлыйбыз, аңа зур өметләр белән чыгачакбыз. Бу – ярыминал, димәк финалга бер генә адым калуын бик яхшы аңлыйбыз", – диде Хавьер Грасия.

Баш тренер әлеге матчның сезондагы иң мөһим уеннарның берсе булуын да яшерми. Шул ук вакытта башка уеннарга да җитди карашта булуын җиткерә.

"Килешәм, бу – сезондагы мөһим матч. Ләкин барлык уеннарга да Кубок матчымы, әллә чемпионаттагы очрашумы, шундый ук карашта булырга кирәк. Әйе, җаваплылык зур. Чөнки кубок матчында тигез исәп була алмый. Ярымфинал матчы гына гына булса да, без аны финал буларак кабул итәбез. "Урал" хәзер яхшы формада, яхшы нәтиҗә күрсәтә, – диде баш тренер.

Хавьер Грасия "Рубин"га булган тәнкыйть сүзләренә карата карашын да җиткерде.
 
"Тәнкыйтьне аңлыйм. Команданың нәтиҗәсе юк икән, бу табигый хәл. Шулай да кулларны салындырмыйбыз. Барыбыз да тырыша. Алда – Кубок матчы. "Рубин"ның ике тапкыр кубок ярышларының финалына чыкканы бар. Без аны өчкә җиткерергә, Россия кубогына хуҗа булу өчен тырышачакбыз", – диде Хавьер Грасия.
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100