news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия кубогы өчен уенда "Рубин" футболчылары "Сибирь" командасын отты

Бердәнбер тупны Бразилия уенчысы Жонатас кертте.

(Казан, 1 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футболчылары бүген Үзәк стадионда Новосибирскиның "Сибирь" командасына каршы Россия кубогы ярышларының чирекфинал матчын уздырды. Уен Казан командасы файдасына төгәлләнде.

Бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылган әлеге уенның соңгы минутында "Рубин" җиңү китергән туп кертә алды. Гол авторы - Бразилия һөҗүмчесе Кристиан Жонатас.

Шулай итеп, "Рубин" кубок ярышларының ярымфиналына узды. Казан командасы финалга чыгу өчен Екатеринбургның "Урал" командасы белән очрашачак.

Футбол. Россия кубогы 1/4 финал раунды. "Рубин" (Казан) – "Сибирь" (Новосибирск) – 1:0 (0:0).

Гол: Жонатас, 88.

"Рубин"ның составы: Рыжиков (к), Бауэр (Цакташ, 87), Бурлак, Самбрано, Нәбиуллин, Камболов, М'Вила, Ткачук (Гёкдениз, 61), Җамалетдинов (Әхмәтов. 90+), Канунников, Жонатас.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100