news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия кризисның иң югары ноктасын узды, дип белдерде Владимир Путин
Шул ук вакытта РФ Премьер-министры сүзләренчә, кризистан чыгу өчен тагын көч куярга, акча һәм вакыт кирәк булачак
Скопировать ссылку
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Икътисади кризисның иң югары ноктасын уздык дип зур ышаныч белән әйтеп була. Бу хакта бүген Россия Премьер-министры Владимир Путин гражданнар белән “турыдан-туры элемтә” вакытында белдерде. Шул ук вакытта РФ Премьер-министры сүзләренчә, кризистан чыгу өчен тагын көч куярга, акча һәм вакыт кирәк булачак.
Владимир Путин сүзләренчә, 2009 елда тулаем эчке продукт кимү 8,7 процент тәшкил иткән, сәнәгать өлкәсендә - 13 процентка кадәр. Шул ук вакытта РФ Премьер-министры соңгы 5 айда Россиядә икътисадның 0,5 процентка (бер айда) үсүе күзәтелә. “Киләсе ел уртасында бу уңай күрсәткечләр зуррак булыр дип өметләнәм”, - диде РФ Хөкүмәте Рәисе.
Быел Россиядә инфляция 9 процент тирәсе тәшкил итә.
Ул шулай ук узган елда Россиядә уртача хезмәт хакы 3,6 процентка кимегән, диде. “Кызганычка каршы, уртача хезмәт хакының кимүен күзәтәбез. Коммерция секторы буенча 5,6 процент җитди кимү, ә бюджет өлкәсендә федераль бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакы фондын арттыру исәбенә арту күп түгел – 4,1 процент”, - диде Владимир Путин.
“Реаль пенсия 13–14 процентка арты, ә халыкның кереме 0,4 процентка кимеде, - дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2