news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия коткаручылары Төркиядә йорт хәрабәләре астында 150 мең доллар тапкан

Россия коткаручылары Төркиядә торак йорт җимерекләре астында зур суммада акча тапкан. Бу хакта РИА Новости Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Җир тетрәүдән соң, хәрабәләрнең чираттагы катламын ачканда, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 100 долларлы купюралар белән тутырылган кәстрүл тапкан. 150 мең доллар күләмендәге акча Төркия полициясенә тапшырылды», - диелә хәбәрдә.

6 февральдәТөркиянең көньяк-көнчыгышында 7,7 һәм 7,6 магнитудалы ике көчле җир тетрәү булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, 30 меңнән артык кеше һәлак булган, меңләгән йорт җимерелгән.

Җир асты тирбәнешләре артыннан йөзләрчә афтершок теркәлде. Алар Төркиянең ун провинциясендә һәм күрше илләрдә сизелде. Сирия дә җитди зыян күрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100