Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия космоска беренче туристны алдагы ике елда җибәрә алачак - Роскосмос
Космоска менү туристка 30-40 миллион долларга төшәчәк дип фаразлана
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Россия космоска беренче туристны якындагы ике елда озата алачак. “Роскосмос” җитәкчесе Игорь Комаров ТАССка шушы хакта белдергән.
Ул очышны әзерләүнең срогы елдан артык вакыт сорый икәнен һәм проектның бу өлкәдә тәҗрибәсе булган чит илләр белән бергә әзерләнүен әйткән.
“Ел азагына кадәр без бу хакта төгәлрәк сөйли алырбыз. Бик җитди кешеләр анда катнашырга теләк белдерде. Алар космос техникасын җитештерүчеләр”, - дигән ул.
Космос туризмы идеясе беренче тапкыр 1967 елда әйтелә. Дөньяның беренче космик туристы - АКШ укытучысы Кристи Маколифф. Әмма ул космоска очарга тиешле “Челленджер” шаттлы 1986 елда һәлакәткә очрый. Фаҗигадән соң АКШ профессиональ очучы булмаганнарны космоска җибәрүне тыю турында зкон кабул итә.
1990, 1991 елларда космоска коммерция космонавтлары - журналист Тоёхиро Акияма(Япония) һәм кондитер фабрикасы технологы Хелен Шарман (Бөекбритания) оча. Беренче космик турист дип үзенең космоска очуы өчен акча түләгән һәм 2001 елда космоска очкан милләте буенча итальян булган АКШ бизнесмены Деннис Тито санала.
Космоска туристны алып баруның бәясе 30-40 миллион доллар (хәзерге курс буенча 2-2,6 млрд сум) дип бәяләнә. Туристның ачык космоска чыгу бәясе – 3 миллион доллар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз