Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия космонавтларына Әлмәтнең Гагарин урамы ошады
Кешенең космоска очуына 50 ел тулу уңаеннан район җитәкчелеге кунаклар кабул итте
(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәт шәһәренә гадәти булмаган кунаклар килде. Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт Александр Баландин һәм Россия Герое, очучы-космонавт, авиация полковнигы Сәлимҗан Шәрипов кешенең космоска очуына 50 ел тулу уңаеннан район җитәкчелеге тарафынан чакырылган иде, дип хәбәр итә ТР муниципаль районнары порталы.
Александр Баландин ачык космоска 2 тапкыр чыккан һәм бер тапкыр очкан. 1990 елның 11 февраль көнендә “Союз ТМ-9” кораблендә ул “Мир” орбиталь станциясенә алтынчы тапкыр ярты еллык экспедициясен ясый.
Сәлимҗан Шәрипов исә космоска ике тапкыр очкан. Беренче очышы 1998 елның 23 гыйнварында башланып, 8 тәүлеккә сузылган. Икенчесе “Союз ТМА-5” космик корабленең командиры рәвешендә була. Очышлар барышында ул ачык космоска ике тапкыр чыга.
Космонавтларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкиров каршы алды. Очрашу барышында кунаклар район башлыгына истәлекле фотоларны бүләк итте. Аларга җавап итеп, Ришат Әбүбәкиров та аларга түбәтәйләр һәм сувенирлар тапшырды.
Космонавтлар өчен экскурсия оештырылды. Аларны “Татнефть” музеена, храмнарга, мәчетләргә һәм башка истәлекле объектларга алып бардылар. Кунакларга аеруча шәһәрнең Гагарин урамы хуш килде. Алар әлеге урамның тематик эшләнешенә зур игътибар итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз