news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия космонавтлары Халыкара галәм станциясеннән хатын-кызларны 8 Март белән котлады

«Бүген Халыкара галәм станциясе бортыннан безнең планетабыз аеруча матур күренә», – диде Андрей Борисенко.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия космонавтлары Олег Новицкий һәм Андрей Борисенко Халыкара галәм станциясе бортыннан Җир хатын-кызларын 8 Март белән тәбрик итте.
 
«Бүген Халыкара галәм станциясе бортыннан безнең планетабыз аеруча матур күренә. Ул сез булганга шулай», – диде Андрей Борисенко
 
«Нәкъ менә сез дөньябызны яктылыкка күмәсез. Сез безгә тормыш, җылылык һәм наз бүләк итәсез... Бүген без сезгә ихластан яратуыгыз, гаилә бәхете алып килгәнегез өчен рәхмәт әйтәбез. Һәр көнегез шатлык һәм бәхет белән тулсын!» – дигән теләкләрен ирештерде хатын-кызларга Олег Новицкий.

видео: russian.rt.com

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100