Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия космонавтикасына нигез салучыларның берсе Урал Закиров вафат
Физика һәм математика фәннәре докторы Урал Закиров 91 яшендә вафат булган. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Механика һәм машина төзелеше институты сайтында хәбәр ителә. Шәһәр мэриясе Казанның мактаулы гражданинының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Закиров пилот идарә итә торган беренче иярченне проектлаган инженерларның берсе булган, шулай ук «Восток» космик корабын төзүдә һәм җибәрүдә катнашкан.
Закиров хәрби фәнни-тикшеренү институтының космос бүлеге фәнни хезмәткәре, Сергей Королевның конструкторлык бюросының әйдәп баручы инженеры булып эшләгән. Ул илнең ракета техникасы һәм космонавтикасы үсеш кичергән этапта космик аппаратларны проектлау һәм сынаулар үткәрүдә катнашкан белгечләрнең берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз