news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Кошларны саклау берлеге сыерчык оялары бәйгесе игълан итте

Россия Кошларны саклау берлеге сыерчык оялары бәйгесе игълан итте
Михаил Захаров/архив

Россия Кошларны саклау берлеге иң яхшы сыерчык оясына XI интернет-конкурс үткәрә. Эшләр 1 майга кадәр сайтта кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Май башында жюри өч номинациядә берәр эшне сайлап алачак:

  • «Оптималь вариант» (кошларның барлык ихтыяҗларына һәм стандартларга җавап бирә торган);
  • «Әкият сарае» (иң матур һәм үзенчәлекле сыерчык оясы);
  • «Канатлы оя дустым» (кош оясында яки кошлар өчен башка ясалма урыннарда яши торган кош; соңгысы кадрда өлешчә булса да күренергә тиеш).

Җиңүчеләр Россия Кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар ала. Бәйгедә катнашучыларга электрон таныклыклар бирелә.

Фотода автор эше булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100