Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия кошларны саклау берлеге сыерчык оялары интернет-конкурсын игълан итте
Кошларның һәр төре нинди ояда яшәве турыда белешмәне Россия кошларны саклау берлеге сайтында карап була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Россия кошларны саклау берлеге иң яхшы сыерчык оясы буенча VIII интернет-конкурста катнашырга чакыра. Эшләрне 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
2020 елның май ае башында жюри ике номинациядә берәр эш сайлап алачак:
- «Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗлары өчен һәм стандартларга туры килә торган оя);
- «Әкияти сарай» (иң матур һәм оригиналь сыерчык оясы).
Җиңүчеләр Россия кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар алачак. Бәйгедә катнашучыларның барысы да конкурста катнашу буенча электрон таныклыклар ала алачак.
Фотода автор эше булырга тиеш.
Кошларның төрле төрләре өчен ояны ничек ясарга кирәклеге турында мәгълүмат белән Россия кошларны саклау берлеге сайтында «Кошлар өчен оя» бүлегендә танышырга мөмкин. Бәйге турында тулырак мәгълүмат http://birds-konkurs.ru сайтында урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз