news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия коронавирус йоктыручылар саны буенча дөньяда дүртенче урынга чыкты

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, ковид 5,8 миллионнан артык россияледә ачыкланган.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Россия коронавирус йоктырулары саны буенча дөньяда дүртенче урынга чыкты. Бу хакта мәгълүмат Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә Интерфакс.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, ковид 5,8 миллионнан артык россияледә ачыкланган. Зарарланган кешеләр саны буенча өченче урында  - Бразилия, анда 19 млн кеше, икенче урында – Һиндстан - 30,9 млн кеше, ә беренче урында АКШ тора, анда 33,5 млн кеше авырган.

Джонс Хопкинс университеты статистикасы рәсми мәгълүматлардан бераз аерыла һәм анда Россия әлегә бишенче урында тора.

Шул ук вакытта 1 млн кешегә үлем саны буенча Россия, Worldometers порталы мәгълүматлары буенча, 54 урында гына (1 млнга 990) тора.

Роспотребнадзор башлыгы урынбасары Елена Ежлова сүзләренә караганда, Россиядә  ковидтан 28,6 миллионнан артык кешегә прививка ясалган. Сишәмбе көнне игълан ителгән оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирустан  24 702  авыру очрагы теркәлгән, 780 кеше үлгән - пандемия вакытында бу максималь сан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100