news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия көрәш федерациясе көрәшнең үсеш нәтиҗәләрен тәкъдим итте

Россия көрәш федерациясе көрәшнең үсеш нәтиҗәләрен тәкъдим итте
Фото: tatar-congress.org

Бүген Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышы кысаларында Россия Көрәш федерациясе һәм Халыкара Көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов көрәшнең бүгенге үсеше, Россия төбәкләрендә һәм халыкара мәйданда спорт төрен популярлаштыру, шулай ук федерациянең төп казанышлары һәм алдагы бурычлары турында сөйләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия көрәш федерациясе вәкилләре Татарстан Республикасының милли спорт төрен саклап калуда һәм үстерүдәге аерым ролен билгеләп үтте. Татарстанның ярдәме һәм игътибары көрәшнең Россия төбәкләрендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә дә үсешенә зур этәргеч бирә.

Бүгенге көндә Россия көрәш федерациясе ел саен 30дан артык бөтенроссия һәм халыкара спорт чарасы үткәрә. Алар арасында Татарстанда 40тан артык ил спортчылары катнашында узучы дөнья чемпионаты һәм Мәскәүдә үткәрелә торган Дөнья кубогы аерым урын алып тора. Россия төбәкләрендә исә ел саен көрәш буенча 1000нән артык чара оештырыла.

Федерация Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы белән берлектә зур спорт проектларын тормышка ашыра. Көрәш БРИКС, БДБ һәм ШОС уеннары кебек халыкара спорт чараларында да тәкъдим ителә. 2028 елда Казанда узачак Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары да көрәшне таныту өчен мөһим мәйданчык булачак.

Халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүгә дә зур игътибар бирелә. Кыргызстан, Казахстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Якын Көнчыгыш һәм Азия илләре белән элемтәләр ныгытыла. Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров белән очрашуларда ирешелгән килешүләр нигезендә Россия көрәш федерациясе һәм «Кыргыз курош» халыкара федерациясе арасында хезмәттәшлек турында меморандум төзелде. Форумда әлеге федерация президенты Рыскелди Шамиев та катнашты.

Бүген Россиянең 65 төбәгендә көрәш федерацияләре эшли. Алар арасында Башкортстан, Мәскәү, Төмән һәм Томск өлкәләре аеруча актив. Әлеге төбәкләр үз бюджетлары хисабына региональ һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге турнирлар оештыра. Россия көрәш федерациясе Бөтендөнья татар конгрессы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Бу эш нәтиҗәсендә ел саен 4–5 яңа төбәктә көрәшне үстерүгә нигез салына.

Көрәшне популярлаштыруда Сабантуй бәйрәме дә зур роль уйный. Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә узучы Сабантуйларның төп бизәге булган милли көрәш татар халкының мәдәни мирасын һәм милли бердәмлеген чагылдыра.

Федерация вәкилләре спортчыларның казанышларына да тукталды. Бүгенге көндә Россиядә көрәш буенча 201 спорт остасы, 35 халыкара класслы спорт остасы һәм 3 атказанган спорт остасы бар.

Чыгыш вакытында махсус хәрби операциядә катнашучы көрәшчеләр дә искә алынды. Алар арасында Ульяновск өлкәсеннән 223 килограмм авырлыктагы батыр, күп тапкырлар дөнья чемпионы Сергей Павлик та бар. Федерация аларның спорттагы уңышларын һәм Ватан алдындагы хезмәтләрен аерым билгеләп үтте.

Пленар утырышның иң истәлекле өлешләренең берсе Россия җыелма командасының алдынгы көрәшчеләрен тәкъдим итү булды. Сәхнәгә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дөнья чемпионнары һәм халыкара ярышлар җиңүчеләре чакырылды.

Алар арасында Татарстаннан 16 тапкыр дөнья чемпионы Ренас Кәлимуллин, дүрт тапкыр дөнья чемпионы Радик Салахов, өч тапкыр дөнья чемпионы Динар Каримуллин, шулай ук Ранис Гыйләҗетдинов, Булат Мусин һәм Илфат Миннегалиев бар иде.

Россия җыелма командасы исеменнән шулай ук Ульяновск өлкәсеннән Сергей Павлик һәм Артур Хәкимов, Киров өлкәсеннән Раил Салахутдинов, Марий Элдан Мөнир Галлямов, Чувашиядән Ильшат Купкенов һәм башка танылган көрәшчеләр тәкъдим ителде.

Спортчылар Татарстан Рәисенә көрәшкә күрсәткән ярдәме һәм милли спорт төрен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдереп, истәлекле бүләк — көрәш билбавы тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot