Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Кораллы көчләре Украинаның радиоэлектроника җитештерү предприятиеләренә һөҗүм итте
Россия Кораллы көчләре Украинаның беспилотниклар һәм радиоэлектроника җитештерүче предприятиеләренә масштаблы һөҗүм ясаган.
Россия Саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, Киевта һәм Киев өлкәсендә БПЛА җитештерүче ике цехка һәм сәнәгать предприятиесенә зыян килгән. Моннан тыш, Украина Кораллы көчләре өчен хәрби мәгълүматлар саклау һәм тапшыру белән шөгыльләнгән «Де Ново Дата-Центр»га, шулай ук Киев өлкәсендәге хәрби объектларның өзлексез эшләвен тәэмин иткән аккумулятор паркына һөҗүм ясалган.
Запорожье өлкәсендә Украина һәм Европаның оборона предприятиеләре өчен чуен эретү һәм җәелгән корыч җитештерү белән шөгыльләнгән «Запорожсталь» металлургия комбинатына, шулай ук радиотехник разведка һәм радиоэлектрон көрәш комплексларын җитештерүче «Искра» фәнни-җитештерү комплексына зыян килгән.
Одесса өлкәсендә Украина Кораллы көчләре өчен китерелгән йөкләр төялгән ике коры йөк судносына, Измаил портын электр белән тәэмин иткән «Арциз» электр станциясенә һәм Румыниядән хәрби йөкләр ташу өчен кулланыла торган ике күпергә зыян килгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз