news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Кораллы көчләре Коры җир гаскәрләренең элеккеге командующие Алексей Маслов вафат

Россия Кораллы көчләре Коры җир гаскәрләренең элеккеге командующие, армия генералы Алексей Маслов 70нче яшендә вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы «Уралвагонзавод» концернына сылтама белән хәбәр итә.

«Уралвагонзавод» концерны» АҖ җитәкчелеге бүген 08.20 сәгатьтә Н.Н.Бурденко исемендәге Баш хәрби-клиник госпитальдә Алексей Федорович Масловның 70нче яшендә кинәт вафат булуы хакында хәбәр итә», - диелә хәбәрдә.

Маслов Коры җир гаскәрләрен 2004-2008 елларда җитәкли, аннары Россиянең НАТО каршындагы хәрби вәкиле була. Соңгы елларда ул «Уралвагонзавод»ның хәрби-техник хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле булып эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot