news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Кораллы Көчләре Генштабы вәкиле өстәмә мобилизация үткәрү планы булмавын әйтте

Россия Кораллы Көчләре Генштабы вәкиле өстәмә мобилизация үткәрү планы булмавын әйтте
Фото: © "Татар-информ"

Россиядә өстәмә мобилизация үткәрү планлаштырылмый. Бу хакта бүген брифингта Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары контр-адмирал Владимир Цимлянский белдерде.

«Аерым ассызыклап үтәсем килә – Генераль штабта өстәмә мобилизация чаралары үткәрү буенча бернинди планнар юк», — дип хәбәр итте ул.

Йөкләнгән бурычларны үтәү өчен контракт буенча хәрби хезмәткә керергә һәм контракт төзергә теләүчеләр, шулай ук махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашырга карар кабул итүчеләр җитәрлек, дип билгеләп үтелә.

  • Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында eroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100