news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Кораллы көчләре Донецк Халык Республикасындагы Максимильяновканы азат итте

Россия хәрбиләре Донецк Халык Республикасындагы Максимильяновка торак пунктын азат итте. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында белдерделәр, дип яза «Татар-информ».

«Көньяк» гаскәрләр төркеме бүлекчәләренең актив гамәлләре нәтиҗәсендә Донецк Халык Республикасының Максимильяновка торак пункты азат ителде», - диелә хәбәрдә.

Саклану ведомствосы мәгълүматларына караганда, Украина Кораллы көчләренең югалтулары 965кә кадәр хәрби хезмәткәрне, 155 миллиметр калибрлы бер М777 гаубицасы (АКШ җитештергән) һәм 122 миллиметр калибрлы ике Д-30 гаубицасын тәшкил иткән. «Анклав-н» радиоэлектрон көрәш станциясе һәм сугыш кирәк-яраклары белән дүрт склад юк ителгән.

Максимильяновка – Марьинка һәм Георгиевкадан көнбатышка таба урнашкан кечкенә авыл. Ул Курахово сусаклагычы янындагы Курахово шәһәренә (хәрби күзлектән караганда мөһим шәһәр) кадәр торучы соңгы торак пункт, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100