news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Кораллы көчләренең штаттагы хезмәткәрләре 17 мең кешегә артачак

Владимир Путин “Россия Федерациясе Кораллы көчләре штат санын билгеләү турындагы” указны имзалады.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Кораллы көчләренең штат санын билгели торган указ имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Документның 1 нче пунктында “РФ Кораллы көчләр сафларына штат санын 1 902 758 берәмлек, шул исәптән 1 013 628 хәрби хезмәткәр билгеләргә” дип хәбәр ителә.

Чагыштыру өчен: РФ Президентының 2016 елның 8 июлендә имзалаган указында РФ Кораллы көчләрендә штат саны - 1 885 371 кеше, шул исәптә нәкъ 1 млн – хәрби хезмәткәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100