Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Кораллы көчләре Украина хәрби структурасының 821 объектына зыян китергән
Украина кораллы көчләре чигенгәндә, үзләре артыннан электр подстанцияләрен һәм елга аша салынган күперләрне шартлата, диделәр ведомствода.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Россия Кораллы көчләре Мелитополь шәһәрен тулысынча контрольгә алды. РФ Кораллы көчләре Украина хәрби инфраструктурасының 821 объектына зыян салган. Бу хакта шимбә көнне брифингта Россия Оборона министрлыгының рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков хәбәр итте.
«Россия Кораллы көчләре Украинаның барлыгы 821 хәрби инфраструктурасы объектына зыян китергән. Алар арасында — 14 хәрби аэродром, 19 идарә пункты һәм элемтә узелы, 24 С-300 һәм „Оса“ зенит ракета комплексы, 48 радиолокация станциясе», — диде ул. Бу хакта РФ Оборона министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, хәрбиләр, канатлы ракеталарны кулланып, югары төгәллекле корал белән һөҗүм ясаган.
Оборона министрлыгында ачыклык кертүләренчә, Россия хәрбиләре Украинаның 7 хәрби самолетын, 7 вертолет һәм 9 пилотсыз оча торган аппаратны бәреп төшерде. «Җиде хәрби самолет, җиде вертолет, тугыз пилотсыз оча торган аппарат бәреп төшерелде. 87 танк һәм башка хәрби броньланган машина, 28 залп утының реактив системалары, 118 берәмлек махсус хәрби автомобиль техникасы юк ителгән. Россия Хәрби-диңгез флоты көче белән Украинаның хәрби-диңгез көчләренең сигез хәрби катеры юк ителде», — диде ул.
ЛНР гаскәрләре төркеме 24 февральдә башланган махсус операциядә 30 километрга кадәр күчте, Бахмутовка һәм Гречишкино торак пунктларын алды, дип хәбәр итте Конашенков.
Украина кораллы көчләре чигенгәндә, үзләре артыннан электр подстанцияләрен һәм елга аша салынган күперләрне шартлата, дип өстәделәр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз