news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия коръән-хафизлары командасы Каһирәдә Коръән укучылар конкурсында катнаша

Россиядән конкурсның судьялар коллегиясенә филология фәннәре кандидаты, Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зайд ибн Сабит» коръән үзәге җитәкчесе Ильяс Ильясов керде.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 11 декабрьдә Каһирәдә XXVIII Халыкара Коръән уку конкурсы башланды. Быел бәйге дөньяда иң танылган Коръән укучы Мөхәммәд Сиддик Әл-Миншауи хөрмәтенә аталган. Конкурс Мисыр Гарәп Республикасы президенты Абдел Фәттах әс-Сиси химаясында уза һәм 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Россиянең хафизлар командасын Каһирә шәһәренә РФ мөселманнары Диния нәзарәте җибәргән. Катнашучылар арасында Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле имам Әслиддин Сатторов һәм Дагыстаннан Усман Зулпухаргаджиев бар. Барлыгы бу ярышта дөньяның 40 иленнән 74 хафиз катнаша. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиядән конкурсның судьялар коллегиясенә филология фәннәре кандидаты, Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зайд ибн Сабит» коръән үзәге җитәкчесе Ильяс Ильясов керде. Хафизлар әзерләү дәрәҗәсен Мисырдан һәм башка илләрдән килгән Коръәнне иң яхшы белүче 12 белгеч бәяли.

XXVIII Халыкара Коръән уку бәйгесенең хөрмәтле кунаклары — Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль-хәйрия департаменты җитәкчесе, Мәскәү ислам көллияте директоры Марат Арсланов һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнар Диния нәзарәте имам-хатыйбы, Наро-Фоминск мәчете имам-хатыйбы Илдар Бәдретдинов.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100