Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Көньяк Африка Республикасыннан БРИКС Уеннары флагын алды, ярышлар Казанда узачак
Көньяк Африка Республикасы Россиягә БРИКС спорт Уеннары флагын тапшырды. Тантана «Россия» күргәзмә-форумында «Физик культура һәм спорт өлкәсен үстерүдәге уңышлар» пленар утырышы кысаларында узды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Сәхнәгә флагны Россия йөзүчеләре Евгения Чикунова һәм Георгий Глазунов алып чыкты. Аннары Көньяк Африка Республикасының Россиядәге илчесе Мзувукиле Джефф Макетуку аны РФ спорт министры Олег Матыцинга тапшырды.
«Нельсон Мандела сөйләгән кыйммәтләр хәзер дә актуаль. Россия БРИКС Уеннары тынычлыкны ныгытсын һәм әлеге чынбарлыкта спортның кыйммәтен арттырсын өчен барысын да эшләячәк. Бу – чикләүләр һәм ниндидер аермалардан башка аралашу мәйданчыгы», - дип белдерде министр.
Чарада катнашучыларга Көньяк Африка Республикасының элеккеге лидерының оныгы Ндилека Манделаның видеомөрәҗәгатен күрсәттеләр. 2024 елгы Уеннарның илчесе буларак ул катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, ярышларның берләштерү көчен билгеләп үтте.
«Спорт кешеләрне берләштерү генә түгел, ә бергәлекләр һәм милләтләр арасындагы чикләрне юкка чыгару сәләтенә дә ия. Илче сыйфатында мин 2024 елда БРИКСта рәислек итә торган оештыручы илгә һәм алда торган ярышларның барлык катнашучыларына иң изге теләкләремне юллыйм. Спорт дөньяны үзгәртергә сәләтле дип әйткән бабамның фикерен тулысынча бүлешеп, әйдәгез берләшик», - дип искәртте илче.
- БРИКС Уеннары Казанда 11-23 июньдә уза. Элегрәк билгеле булганча, турнирда ким дигәндә 35 ил вәкилләре катнашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз