news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Конституциясенә гаилә турында яңа положение кертүләре ихтимал

Конституциягә традицион гаилә кыйммәтләрен яклау турындагы пункт кертү һәм гаилә төшенчәсен «ир-ат һәм хатын-кыз берлеге» буларак беркетү тәкъдим ителде.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем рәистәше, Федерация Советының конституция законнары һәм Дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас Конституциягә традицион гаилә кыйммәтләрен яклау турындагы пунктны кертү һәм гаилә төшенчәсен «ир-ат һәм хатын-кыз берлеге» буларак беркетү тәкъдимен хуплады. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Әлеге тәкъдим белән Бөтендөнья рус халык соборы башлыгы урынбасары Константин Малофеев чыгыш ясады.

«Мин бу тәкъдимнәргә уңай карыйм, без хәзер бу хакта эшче төркем утырышларында фикер алышабыз. Без преамбулага үзгәрешләр кертүгә берни дә комачауламый дигән нәтиҗәгә килдек. Минемчә, бу мөмкин хәл, бу минем шәхси фикерем. Мин мондый өстәмәләр преамбуласын хуплыйм. Текст буенча әле фикер алышынырга тиеш, әмма идея, миңа калса, үзе бик акыллы кебек тоела», — диде Клишас.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100