news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Конституциясе сәяси һәм икътисади кризис шартларында язылды — юрист

Россия Конституциясе, чит илдә хәзер эзли торган модельнең идеалы булып тора, ди Сергей Шахрай.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россия Конституциясе сәяси һәм икътисади кризис шартларында, сәяси бүлгәләнү, гражданлык сугышы чигендә язылды. Ул җәмгыятьтә татулык урнаштырып, яңа дәүләтчелек төзү коралы булырга тиеш иде.

Профессор, атказанган юрист Сергей Шахрай шундый фикердә. Бу хакта ул бүген Казан федераль университетында укыган лекциясе вакытында белдерде.

“Фактик рәвештә, Конституция хаустан яңа социаль тәртип оештырырга тиеш иде. Ул әлеге җиңел булмаган бурычны үтәде. Россия Конституциясе, чит илдә хәзер эзли торган модельнең идеалы булып тора. Безнең конституция стиле җәмгыятьне тынычландырып кына калмыйча, үсеш өчен этәргеч тә бирде”, – ди Сергей Шахрай.

Нәкъ шундый конституцияләрне дөньяда үз-үзләрен үстерә торган конституция дип атыйлар. Бу, теләсә кайсы дәүләт һәм җәмгыять өчен зур уңыш, дигән фикердә юрист һәм әлеге факт белән горурланырга өнди.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot