news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Конституциясе көнендә яшь лениногорскилылар паспорт алды

Россия гражданины исеменә шәһәр һәм райондагы 23 егет һәм кыз лаек булды.

(Лениногорск, 14 декабрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорскида Россия Конституциясе көненә багышланган тантаналы чара узды, паспортлар һәм исемле стипендияләр тапшырылды. Бу турыда “Заман сулышы” хәбәр итә.

Шәһәрнең Никахлашу сараенда Россия Конституциясе көненә багышланган тантаналы чара узды.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык чакырылган кешеләрне әлеге дата белән тәбрикләде. Сәламәтлек, тынычлык, уңышлар теләде.

Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм районның яшьләр оешмасының талантлы 15 балага исемле стипендия тапшырды. Аннан паспортлар тапшыру тантанасы узды. Россия гражданины исеменә шәһәр һәм райондагы 23 егет һәм кыз лаек булды.

Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot