Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Конституциясе көнендә Фәрит Мөхәммәтшин 22 яшь татарстанлыга паспорт тапшырды
Бүген ТР Дәүләт Советы бинасында яшь татарстанлыларга паспорт тапшыру тантанасы булды. Документларны төбәк парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 22 укучыга тапшырды.
«Бу һәркем өчен дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйга. Бу паспортларны алучылар өчен генә түгел, ә якын кешеләре, әти-әниләре, дуслары, укытучылары өчен дә. Әгәр дә бу РФ Конституциясе көнендә, 12 декабрьдә икән, бу вакыйга сезнең хәтердә гомерлеккә истә калыр дип уйлыйм. Әйткәнемчә, паспорт - кешенең һәм гражданның төп документы, Конституция шул ук вакытта илдә - төп документ», — дип белдерде Мөхәммәтшин.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, хәзер тантанада катнашучы укучылар өчен төп бурыч — яхшы уку, үз белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыру, үзләрен зур һәм җитди тормышка әзерләү.
«Балалар, без сезнең белән Татарстанда яшибез, моның белән горурланырга кирәк. Туган республикагызны беркайчан да онытмагыз. Сез аның үсешенә көчегезне куярсыз дип ышанам. Ил Президенты Владимир Владимирович Путинның безнең республиканы Россиянең терәк субъекты дип атавы белән горурланырга кирәк, ул күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча алдынгы позициядә тора», — дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз