news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия көнендә Татарстанның почта бүлекләре эшләмәячәк

Россия көнендә Татарстанның почта бүлекләре эшләмәячәк
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Иртәгә, 12 июньдә, Россия көнен бәйрәм итү сәбәпле, Татарстанның күпчелек почта бүлекләренең эш тәртибе үзгәрәчәк – алар бәйрәм уңаеннан ял итәчәк. Бу хакта Россия почтасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Маркетплейслардан килгән заказларны бирү белән шөгыльләнүче бүлекләр гадәти режимда эшләвен дәвам итәчәк.

Бүген, 11 июньдә, почта бүлекләренең эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Бәйрәмнән соң, 13 июньдә, Россия почтасы бүлекләре гадәти расписание буенча эшли башлаячак.

Моннан тыш, Россия көнендә почтальоннар хатлар һәм матбугат басмаларын таратмаячак. Шул ук вакытта пенсияләрне һәм пособиеләрне РФ Социаль фондының Татарстан бүлеге белән килештерелгән график нигезендә китерәчәкләр.

Кайбер почта бүлекләре индивидуаль расписание белән эшләргә мөмкин. Актуаль графикны белү яки картада якындагы ачык бүлекне табу өчен почтаның сайтын яки аның мобиль кушымтасын кулланырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot