news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия көнендә Мамадыштагы яңа Дан аллеясында паспортлар тапшыру тантанасы узды

Россия көнендә Мамадыштагы яңа Дан аллеясында паспортлар тапшыру тантанасы узды

Мамадыштагы яңа Дан аллеясында «Без – Россия гражданнары» бөтенроссия программасы кысаларында районның яшь гражданнарына беренче паспортларын тапшыру тантанасы узды.

«Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге оештырган чара Россия көнендә үтте. Паспортлар 14 яше тулган яшүсмерләргә тапшырылды.

Чара беренче тапкыр Мамадышта Ватанны саклаучылар елы һәм Хезмәт батырлары елында төзелгән яңа җәмәгать киңлегендә – Дан аллеясында узды.

Тантана барышында катнашучыларга дәүләт символикасы төшерелгән паспорт тышлыклары, истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырылды. Шулай ук яшүсмерләр Россия Федерациясе гражданы антын кабул итте.

Фотоларны «Беренчеләр хәрәкәте» тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot