news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия көнендә Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк

Россия көнендә Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Иртәгә, Россия көнендә, Татарстан башкаласында муниципаль парковкаларда автомобильләрне бушлай калдырырга мөмкин булачак.

Казанда шәһәр парковкалары бәйрәм һәм ял көннәрендә (шимбә, якшәмбе) бушлай эшли.

Эш көннәрендә Татарстан башкаласында муниципаль парковкада машина калдырган өчен төнге вакытта — кичке 19 сәгатьтән иртәнге 8 сәгатькә кадәр түләү алынмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot