news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия көнендә «Казан» гаилә үзәге янында контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты эшли

Россия көнендә, 12 июньдә, «Казан» гаилә үзәге янында контракт буенча хезмәткә сайлап алу мобиль пункты эшләячәк.

Сайлап алу пункты белгечләре теләге булган һәркемгә контракт төзү шартлары турында сөйли, шулай ук вазифалар, булачак хезмәт урыннары, яшь чикләүләре, ташламалар, гарантияләр һәм акчалата түләүләр турында консультация үткәрә. Моннан тыш, шәһәр халкы корал, граната макетларын күрә һәм автомат сүтеп җыюда катнаша ала.

Искәртик, Казанда мобиль пункт 9 майда эшләгән иде. Пунктны тикшерер өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде.

Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү өчен якында урнашкан хәрби комиссариат яки авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк сайтта яки 8 (800) 222 59 00, 8 (843) 221 44 52, 8 (843) 299-17-71 («Батыр» үзәге) телефон номерлары буенча белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100