news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия көнендә «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм концерты узачак

Россия көнендә «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм концерты узачак, казанлыларны концертның хедлайнеры буларак Сосо Павлиашвили сөендерәчәк. Бер көн алдан, 11 июньдә, якынча 500 волонтер һәм «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» активистлары патриотик акциядә катнашачак һәм шул ук мәйданчыкта 75х50 метр зурлыктагы ил флагын җәелдерәчәк.

Бәйрәм көнне дә зур триколорны күрергә мөмкин булачак. Бәйрәм программасы турында мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Шәһәр мэры Илсур Метшин билгеләгәнчә, Россия көнендә Казанда патриотлык хисен уятуга юнәлтелгән чаралар планлаштырылган. «Бу безнең иң мөһим бәйрәм! Без барлык казанлыларны бәйрәмдә чын күңелдән көтеп калачакбыз! Россия көне — үсеп килүче буынга Ватаныбызның һәм ватанпәрвәрлекнең никадәр мөһим булуын искә төшерергә кирәк булган көн ул», – дип белдерде ул.

Шәһәр башлыгы Казанда уздырыла торган чаралар — республика һәм аның башкаласын данлаган хезмәт сөючән шәһәр халкына хөрмәт күрсәтү, дип өстәде. «Казанның көчле Татарстан төзүгә, технологик, кунакчыл һәм алдынгы Россияне формалаштыруга керткән өлеше ачык. Алдагы атналарда узачак чаралар моны тагын бер кат раслый», — дип ассызыклады Илсур Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100