news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия көнендә «Ерак Көнчыгышның татар дөньясы» электрон журналы эшли башлады

Россия көнендә «Ерак Көнчыгышның татар дөньясы» электрон журналы эшли башлады
Фото: Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Россия көнендә «Ерак Көнчыгышның татар дөньясы» электрон журналы эшли башлаган. Яңа ресурс Ерак Көнчыгыш татарлары, аларның эшчәнлеге һәм актуаль вакыйгалары белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге мәйданчыкта язмыш ихтыяры белән ватаныбызның көнчыгыш чикләренә килеп эләккән татарлар, Татар бугазыннан алып борынгы Байкалның Татар Чишмәсенә кадәр җәелгән татар дөньясының традицияләре һәм тамырлары турында белергә мөмкин булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ерак Көнчыгышның татар дөньясы» электрон журналы Байкал аръягы, Приморье, Приамурье, Хабаровск крае, Саха (Якутия), Сахалин, Камчатка, Магаданда һәм Ерак Көнчыгышның башка төбәкләрендә тупланып яшәүче татарларның мәдәни үзенчәлеген саклау һәм үстерү максатыннан булдырылган.

«Ерак Көнчыгыш федераль округы төбәкләре Россия чикләрендә урнашкан. Биредә яшәүче татар халкының миссиясе – халыкларны берләштерү һәм татарларны саклап калу. Әлеге мәйданчык безгә Ерак Көнчыгыш федераль округы территориясендә эшләүче татар оешмалары белән яхшырак хезмәттәшлек итәргә, активистларны берләштерергә һәм яшьләрне милли традицияләрне саклауга җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, дип ышанабыз», - дип уртаклашты Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы, Бурятия Республикасы Россия халыклары ассамблеясе рәисе Саҗидә Баталова.

Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары сайт татар халкының бай мәдәни мирасын саклау һәм үстерү бурычларын нәтиҗәлерәк тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, дигән уртак фикер белдерде. Барлык теләүчеләрне Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары сайтына https://dfo-tatar.ru/ чакырабыз, диелә хәбәрдә.

Сайтта татарларның тормышы, традицияләре һәм рухи мирасы, шулай ук аларның Россиянең көнчыгыш өлешендәге милләтара бердәмлекне ныгытудагы һәм уртак мәдәни киңлек булдырудагы роле белән танышырга мөмкин. Биредә Ерак Көнчыгыш татарлары бәйрәмнәре календарен күрергә, Якутск шәһәрендә 13-14 июньдә һәм Владивосток шәһәрендә 4-5 июльдә узачак федераль һәм Ерак Көнчыгыш сабантуйларында катнашырга мөмкин.

Сайтта матур фотосессияләр уздыру өчен «Ерак Көнчыгышның татар дөньясы» авторлык фотозоналары тәкъдим ителгән. Электрон журналны һәм этник чаралар өчен фотоколлажларны «Ерак Көнчыгыш татарлары: гаилә учагы янында» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә Ерак Көнчыгыш татар конгрессы командасы булдырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot