news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россия көненә — милли киемнән» бөтенроссия акциясе узачак

«Россия көненә — милли киемнән» бөтенроссия акциясе узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

12 июнь – Россия көнендә «Россия көненә — милли киемнән» бөтенроссия акциясе узачак. Әлеге акциядә теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен 12 июнь көнне киемнәрегездә милли элементлар, аксессуарлар булырга, образыгыз традицион милли костюмны чагылдырырга тиеш. Чөнки милли кием — ул теләсә кайсы халыкның үзенчәлегенең мөһим символы, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Акция халык костюмының матурлыгын һәм уникальлеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләре үзенчәлеген, гореф-гадәтләрне саклауның әһәмиятен ассызыкларга, бәйрәм көнендә урамнарда аерым бер атмосфера тудырырга мөмкинлек бирәчәк, ди оештыручылар.

Акция офлайн да һәм Вконтакте социаль челтәрләрендә онлайн да узачак. Кулланучыларга 12 июньдә үз сәхифәләрендә #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештеглары белән этнографик халык костюмнарында фотоларын урнаштырырга тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot