news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия көне уңаеннан Казанда Халыклар дуслыгы парады узачак

12 июньдә, Россия көне уңаеннан, Казанда Халыклар дуслыгы парады узачак. Аны Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе оештыра.

Дуслык парады 11.00 сәгатьтә Казан Кремленең Спас манарасы яныннан башланачак. Анда яшьләр һәм студентлар иҗтимагый берләшмәләре, республика милли-мәдәни автономияләре лидерлары, активистлар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, вузлар вәкилләре катнашачак. Чара Татарстанда күпмилләтле яшьләрнең дуслыгы һәм бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән.

«Без – күпмилләтле яшьләр вәкилләренең нәкъ менә 12 июньдә – Россия көнендә дуслык парадына чыгуы зур әһәмияткә ия. Парад кына түгел, бу – төрле мәдәниятләр һәм традицияләрне берләштергән чын мәгънәсендә бердәмлек бәйрәме. Теләге булган һәр кешене милли киемнәрдән парадта катнашырга һәм бу бәйрәмне бергәләшеп үткәрергә чакырам», – дип билгеләп үткән Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе рәисе Диләрә Дамар.

Парадта катнашучылар 10.00 сәгатьтә Кремльнең эчке ягында – Спас манарасы янында җыелачак.

Быел Халыклар дуслыгы парады беренче тапкыр районнарда – Спас, Әлмәт, Түбән Кама, Нурлат, Менделеевск һәм Чүпрәле районнарында да узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot