news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия көне бәйрәме уңаеннан июньдә озын яллар һәм кыска эш атнасы көтелә

Россиядә якындагы озын яллар 12 июньнән 15 июньгә кадәр узачак. Бу хакта «Работа.ру» сервисының персонал һәм сервисны үстерү буенча директоры Юлия Санинаның сүзләрен китереп, «РИА Новости» яза.

Ул билгеләп үткәнчә, өстәмә ял 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү һәм хөкүмәт карары нигезендә 8 март шимбә ялын 13 июньгә җомгага күчерелү белән бәйле.

Эксперт шулай ук билгеләп үткәнчә, бәйрәм көннәре алдыннан эш атнасы 9 июньнән 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Шул ук вакытта 11 июнь кыскартылган көн булачак – хезмәткәрләр бер сәгатькә азрак эшләячәк. Июньдә барлыгы 19 эш көне планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot