Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан» Гаилә үзәге каршында иң зур Россия флагын җәйделәр
Казанда Россия көне алдыннан массакүләм патриотик акция узды, аның кысаларында 75 х 50 метр зурлыктагы Россия флагы җәелдерелде. Чара «Казан» үзәге янында узды, дип хәбәр итә «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең Татарстан бүлеге.
Акцияне «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм «Воин» үзәгенең төбәк филиалы ярдәмендә «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге оештырды.
Акциядә яшь гвардиячеләр, студентлар, мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашты. «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» активистлары шулай ук катнашучыларга һәм шәһәр халкына Россия флагы төсләрендә символик тасмалар таратты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз