news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Композиторлар берлеге рәисе Әгерҗегә музыка уен кораллары, ноталар алуда булышачак

Рәшит Кәлимуллин район башлыгы Валерий Макаров белән очрашты, анда Әгерҗе төбәгенең мәдәни киләчәге турында сүз барды

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Россия һәм Татарстан композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин җитәкчелегендә бер төркем музыкантлар Әгерҗедә булды, диелә “Әгерҗе хәбәрләре” газетасында.

Рәшит Кәлимуллин район башлыгы Валерий Макаров белән очрашты, анда Әгерҗе төбәгенең мәдәни киләчәге турында сүз барды. Рәшит Кәлимуллин сәнгать мәктәбенә яңа музыка уен кораллары, нота материаллары алуда ярдәм итәргә вәгъдәләде.

Сәнгать мәктәбе коллективы һәм укучылар белән очрашу күтәренке рухта үтте. Татар композиторларының, шул исәптән Рәшит Кәлимуллинның, әсәрләре яңгырады. Укучылар композитор белән бик теләп аралаштылар, аңа сорауларын биреп калырга тырыштылар. Очрашу фотосессия белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot