news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия компанияләре хезмәткәрләренә премияләрне арттыру турында әйткән

Россия корпорацияләре киләсе елда үз штатларын уртача 14 процентка арттырырга, хезмәткәрләренә премияләрне күтәрергә ниятли.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Россия корпорацияләре киләсе елда үз штатларын уртача 14 процентка арттырырга, хезмәткәрләренә премияләрне күтәрергә ниятли. Әлеге мәгълүмат гаммәви матбугат чаралары анализлаган EY хезмәт хаклары һәм премияләр гомуминдустриаль күзәтүендә бирелгән. Бу хакта "Башинформ” хәбәр итә.

Экспертлар мәгълүматы буенча, хезмәткәрләр эзләмәгән сектор сирәк. Хезмәт хакы проценты үсеше быел инфляция дәрәҗәсен узды, бу исә хезмәткәрләрнең реаль кереме арткан дигән сүз. Әлеге уңай тенденция, бер-бер хәл килеп чыкмаса, сакланырга һәм үсәргә тиеш, дип саный экспертлар.

Алдан Финанс министрлыгы 2018 елда россиялеләрнең реаль кереме 4 процентка үсүе көтелә, дип җиткергән иде. 2017 елда әлеге күрсәткеч 3,4 процентны тәшкил итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100