news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия компанияләре белән Төркиянең текстиль фабрикалары килешүләр имзалады

Россиядә Төркия тукымасына өстенлек бирәләр, чөнки ул югары сыйфатлы, бәяләре дә чагыштырмача кыйммәт түгел, ди Россия компаниясе вәкилләре.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россиянең 45 компаниясе вәкилләре Төркиянең Бурса провинциясендә текстиль фабрикаларында булды һәм яңа килешүләр имзалады.

Россиядә Төркия тукымасына өстенлек бирәләр, чөнки ул югары сыйфатлы, бәяләре дә чагыштырмача арзанрак, дип билгеләп үтте Россия компаниясе вәкилләре.

“Без ай саен Төркия җитештерүчеләреннән 10 мең метр тукыма алабыз. Кытайдан да сатып алабыз, әмма Төркиянеке сыйфатлырак”, - диде «Анадолу» агентлыгына Россия текстиль компанияләренең бер вәкиле Вероника Фарапонова.

Аның сүзләренчә, бүген россиялеләр Төркиядә җитештерелгән тукымадан тегелгән киемнәргә өстенлек бирәләр.

Төркиянең бер текстиль фабрикасы директоры Али Ондер Бейтекин, нигездә, продукцияне Европа илләренә җибәрәбез, соңгы ике елда Россияне дә тукыма белән тәэмин итә башладык, диде.

“Россиялеләр безнең продукциянең сыйфатлы булуына ышана. Бу ышанычны акларга кирәк. Заказлар күләмен арттырырга планлаштырабыз”, - диде Бейтекин.

news_right_1
news_right_2
news_bot