news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россия коммунистлары» партиясенең ТР бүлеге лидеры сайлауга гаиләсе белән килде

Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү башланды.

«Россия коммунистлары» партиясенең ТР бүлеге лидеры сайлауга гаиләсе белән килде
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). «Россия коммунистлары» сәяси партиясенең Татарстан бүлеге лидеры Альфред Вәлиев сайлау участогына тавыш бирергә бөтен гаиләсе белән килде. Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү башланды.

«Мин сайлауга бөтен гаиләм белән килдем, хәтта оныкны да үзебез белән алдык. Татарстанда барлык гражданнар сайлау участокларына килеп, республикада тотрыклылык хөкем сөрүе, аның чәчәк атуы, һәрвакыт эш булуы, терактларның кабатланмавы өчен тавыш бирергә тиеш», - диде Альфред Вәлиев.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: шуларның 50се – бердәм республика сайлау округы, тагын 50се – бермандатлы сайлау округы буенча. Татарстанда 2,9 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокукына ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot