news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасына Яңа ел бәйрәмнәрен киметергә дигән тәкъдим кергән

«Россия коммунистлары» партиясе Дәүләт Думасына махсус хәрби операция барган вакытта Яңа ел бәйрәмнәрен киметү үтенече белән мөрәҗәгать юллады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы партия рәисе Сергей Малинковичка сылтама белән хәбәр итә.

«Яңа ел бәйрәмнәрен һичшиксез кыскартырга кирәк, чөнки ил оборонага эшләргә, оборона сәләтен ныгытырга тиеш. Минемчә, 31 декабрьне ял көне итәргә кирәк, 7 гыйнвар – православие динен тотучылар өчен изге көн... 1 гыйнвар – аңлашыла инде, 31 декабрьдән соң кешеләргә үзләрен тулысынча тәртипкә китерү зарур», - дип белдерде Малинкович.

Ул шулай ук Раштуадан соң кешеләр «тиешле формага кайта» алсын өчен 8 гыйнварны да ял көне итеп калдырырга кирәк, дип искәртте.

«Бу бары тик махсус операция барган чорда гына. Ул төгәлләнгәч, әлбәттә, Яңа ел каникулларын кире кайтарырга була, әлегә бу кирәкми», - дип өстәде Малинкович.

Сәясәтче сүзләренчә, РФ Дәүләт Думасына алар шул хактагы мөрәҗәгать юллаган.

Малинкович махсус операция барган вакытта бары тик ир-атлар өчен генә гадәти ял көннәрен дә киметергә тәкъдим итте.

«Махсус операция барганда алты көнлек эш атнасына күчәргә кирәк дип саныйм. Әмма ир-атларга гына», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot