Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Россия коммунистлары» махсус операция аркасында Дәүләт Советына сайлауларда катнашмаячак
«Россия коммунистлары» Коммунистлар партиясенең Татарстан республика бүлеге, дәвам итүче махсус хәрби операция аркасында, җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда үз кандидатларын күрсәтүдән баш тартты. Төбәк бүлеге комитеты бюросының шул хактагы карарын аның секретаре Альфред Вәлиев имзалаган.
«Әлегә чын сугыш бара һәм хәлләр авыр булып кала, партиянең Татарстандагы бүлегенең барлык көчләре безнең республикага һөҗүм итәргә тырышкан дошманны җиңүгә юнәлдереләчәк», - диелә документта.
«Шушы һәм партия әгъзаларының бер өлеше комитетның лидеры һәм беренче секретаре Вәлиев А.Р. җитәкчелегендә фронтка бару сәбәпле, «Россия коммунистлары» партиясенең Татарстан бүлеге ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнаша алмаячак», - диелә карарда.
Документ авторлары белдергәнчә, «ил чынлыкта салкын сугыш вакытында Советлар Союзын таркаткан һәм Россияне юк итү өчен Украинада ачык сугыш игълан иткән АКШ һәм Европаның берләшкән көчләре белән аяусыз көрәш алып бара».
Карарда әйтелгәнчә, РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган махсус операция «илебезнең чикләрен һәм бөтенлеген Көнбатыш һәм Атлантик альянс (НАТО) экспансионизмыннан яклау өчен иң соңгы һәм мәҗбүри чара булып тора».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз