news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россия коммунистлары» кандидаты: Быел сайлауда югары хәбәрдарлык күзәтелә

«Республика парламентына сайлау кампаниясе мәгълүмати ачыклык югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып тора», - дип белдерде Василий Новиков.

«Россия коммунистлары» кандидаты: Быел сайлауда югары хәбәрдарлык күзәтелә
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Дәүләт Советына сайлау кампаниясе моңарчы күрелмәгән хәбәрдарлык шартларында уза. Бу хакта «Россия коммунистлары»  партиясеннән кандидат, КПКРның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре Василий Новиков бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясе вакытында әйтте.

«Күзәтүчеләрдән башлап Үзәк Башкарма комитетына кадәр  җаваплылык бик югары. Без, сәяси партия буларак, оешмага мондый карашны хуплыйбыз, әлбәттә. Быел безнең өчен мәгълүмат алу мөмкинлеге һәм хәбәрдарлык моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә булды», - диде Новиков.

Ул, сайлауларга «Россия коммунистлары» коммунистлар партиясеннән якынча 1800 күзәтүче мобилизацияләнде, дип өстәде. Аларның яртысыннан артыгы Казанда сайлау участокларында эшли. Новиков шулай ук 10.00 сәгатькә килү буенча яңа мәгълүматларга аңлатма бирде. Ул 14 проценттан артып киткән.

«Килүчеләр саны чыннан да югары. Бу гаҗәпләндерми, ә сөендерә. Кешеләрнең тавыш бирергә баруы бик күңелле», - диде «Россия коммунистлары» партиясе вәкиле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100