news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия колониясендә ФСБ хезмәткәрләре Корбан бәйрәме вакытында терактны булдырмый калган

Ульяновск өлкәсендә ФСБ һәм ФСИН хезмәткәрләре төзәтү колониясендә терактны булдырмый калды. Җинаятьне Россиядә тыелган террорчылык оешмасының хөкем ителгән тарафдары әзерләгән, дип хәбәр итә ТАСС. Җинаятьче Корбан бәйрәме вакытында террорчылык акты оештырырга җыенган.

Хокук саклаучылар ир-атның колония хезмәткәрләрен үтерүне планлаштыруын ачыклаган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot