news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия киләсе 10 елда бөртек җитештерүне 150 млн тоннага җиткерергә тиеш

Беренчел мәгълүматлар буенча, 2016 елда Россия 119,1 млн тонна уңыш җыйган.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россия киләсе 10 елда 150 млн тонна бөртек җитештерүгә ирешергә тиеш, дип хәбәр итте Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Александр Ткачев Новосибирскида узган киңәшмәдә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Киләсе 10 елда 150 млн тонна бөртек җитештерүгә ирешү безнең өчен башкарырдай мәсьәлә. Без барыннан да элек уңышны арттыру буенча шөгыльләнергә тиеш. Күпләрнең ашламаларсыз, йомшак квалификация һәм фән белән хезмәттәшлек итми эшләүләре безне куандырмый. Монда бик зур потенциал бар", - диде Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Ткачев елына 27 млн тонна бөртеклеләр сатып алучы Азиат-Тын океан төбәген өйрәнергә, аның өчен инфраструктураны җәелдерергә: яңа портлар, транспорт магистральләре, терминаллар булдырырга кирәклеген җиткерде.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 2016 елда Россия 119,1 млн тонна рекордлы уңыш җыйды. 2015 елда ул 104,8 млн тонна булган иде. Аңа кадәр рекордлы уңыш Россиядә 2008 елда - 108,1 млн тонна бөртек җыеп билгеләнгән.

Ткачев Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы якын арада бөртеклеләр интервенциясен үткәрмәячәген җиткерде.
Министр бәяләвенчә, бөртеклеләр интервенциясен яңарту базарда бәяләр җимерелүгә китерәчәк. "Интервенцияләрдә бөртек сатсак, бизнеста бәяләр җимереләчәк, ышанам, бөртек эчке базарда таралып бетәчәк", - дип өсти Ткачев.

Ул бөртеккә бәяләрнең түбән һәм шунлыктан дөнья базарында сату файдасыз булуын һәм бәяләр үсешенә өметләнүен җиткерә.

Бөртекне сату һәм сатып алу буенча дәүләт интервенциясе Россиядә 2001 елдан эчке бәяләрне тотрыклы итү өчен үткәрелеп килә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100